news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдән хәрбиләргә көнкүреш кирәк-яраклары һәм машиналар җибәрелде

Зәйнең Җиңү бульварыннан гуманитар ярдәм төягән зур йөк машинасын, хәерле юл теләп, озатып калдылар. Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

-Гуманитар йөк хәрбиләрнең үтенече буенча җыелды. Аларның теләге 100 процент үтәлде. Шулай ук Луганск хәрби госпитальләренә дә гуманитар ярдәм җибәрелде.

«Без махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрби якташларга ярдәм итәчәкбез дигән карар кабул иттек. Бу эш җиңү яуланганчы дәвам итәчәк. Яңа елга кадәр тагын бер гуманитар йөк җибәрү планлаштырыла. Бу игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәр зәйлегә, предприятие-оешмалар коллективларына рәхмәт белдерәм. Бу ярдәмебез хәрбиләргә безнең терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен, көч бирсен, җиңүгә рухландырсын», - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Ярдәм итү теләге йөзләгән кешеләрне берләштерде. Бу гамәлдән зәйлеләр, предприятие-оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп, балалар бакчалары коллективлары, авыл җирлекләре дә читтә калмады. Нәни балалар, укучылар да рәсемнәр ясап, хатлар язып, самими теләкләрен юллады.

Зур йөк машинасы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр белән тулган иде. Гуманитар йөкне район хакимиятеннән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озата барды. Аның белән Валентин Атласов, Эркин Касымов та юлга кузгалды. Машина руле артында - алыштыргысыз, тәҗрибәле Виталий Софин.

«Хәрби якташларга - «ВАЗ-2107» һәм «Нива» машинасы, машиналар өчен тәгәрмәчләр һәм запас частьләр, 3 генератор, 45 буржуйка-мич, газ баллоннары һәм плитәләре, фанера-такталар, окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре, тиз әзерләнә торган ашлар, госпитальләргә медикаментлар, карават өстенә куелучы өстәлләр, җылы киемнәр, култык таяклары һәм тагын бик күп башка әйберләр җибәрелде. Боларның барысы да хәрби якташларыбызга тапшырылды. Егетләрнең кәефләре хәрбиләрчә, җиңү безнең якта булачак, диләр. Алар ярдәм күрсәтүче һәр кешегә рәхмәтле, сәламнәр әйтеп калдылар», - ди район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

Егетләр район-шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсыннар өчен «Зәй офыклары» белән «Новый Зай» газеталары да җибәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100