news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдән студент кызлар фуд-дизайн объектлары Бөтенроссия арт-күргәзмәсендә призерлар булды

Зәйдән студент кызлар фуд-дизайн объектлары Бөтенроссия арт-күргәзмәсендә призерлар булды
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Казанда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында фуд-дизайн объектларының II Бөтенроссия арт-күргәзмәсе узды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Анда Зәй политехник көллиятеннән «пешекче, кондитер» һөнәре буенча белем алучы студент кызлар: Виктория Хәйруллина, Валерия Андрианова һәм Ләйсән Фәсхетдинова чыгыш ясады.

«Азык-төлек продуктларыннан нәфис эшләнмәләр» номинациясендә Виктория Хәйруллина легендар Т-34 танкы макетын тәкъдим итте. Ул аны фасольдән, төрле ярмалардан, мастикадан һәм җиләк-җимеш кагыннан ясаган.

Ә «Рәсем сәнгате» номинациясендә Валерия Андрианова картина эшләгән. Ләйсән Фәсхетдинова исә күпереп пешкән икмәк белән «Җиңү икмәге» номинациясендә катнашты. Студент кызларга күргәзмәгә әзерләнергә остазлары Ирина Иванова һәм Айгөл Әхмәтҗанова булышты, дип язалар көллият сайтында.

Зәй кызларының эшләре арт-күргәзмәдә жюри игътибарын җәлеп итте һәм алар призлы урыннарга лаек булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100