news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдән өч хәрбинең әнисе, хәләл җефете хаҗ кылды

Зәй районыннан Хаҗ кылырга баручылар бу көннәрдә шәһәребезгә кайта. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Быел республикадан уллары, тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әниләре, хатыннары өчен хөкүмәт ярдәме белән хаҗ кылу мөмкинлеге тудырылды.

Зәйдән дә мондый юлламалар алучылар булды. Алар Гөлнара, Фәридә, Рәфисә ханымнар. Хаҗиялар олы, изге юлга 29 майда кузгалган иделәр, 17 июньдә аларның туган төбәгебезгә кайтуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot