news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды

Бу атнада Зәйдән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Анда хәрбиләр өчен кирәк булган тимер мичләр, маскировкалау челтәрләре, җылы оекбашлар, киемнәр, гигиена чаралары, дарулар, азык-төлек, исемле посылкалар һәм башка кирәк-яраклар белән зур бер йөк машинасы шыплап тулган иде. «Зәй яңалыклары» шул хакта хәбәр итә.

Шулай ук Зәйдән тагын бер УАЗ машинасын да хәрбиләргә әзерләп җибәрделәр. Йөкне төяүдә Зәй политехник көллияте студентларының өлкәннәргә чын күңелдән ярдәм итүе, яшь буында патриотик рух тәрбияләвен тагын бер кат чагылдырды.

Бу юлы гуманитар йөкне озатуга «Җылы Зәй» волонтерлар хәрәкәте оештыручылары Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Сергей Хватков, отставкадагы хәрби Валентин Атласов, район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев бардыр.

Район газетасының хәрбиләргә багышланган махсус чыгарылышлары да фронтка җибәрелде. «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын хәрбиләр бик яратып кабул итте. Алар тиз арада туган яклардан килгән җылы хәбәрләрне, сәламнәрне йотлыгып укырга кереште. Биредә кешенең рухи халәте өчен газеталарыбызның бик мөһим булуын үз күзләрем белән күрдем», — диде «Зәй-информ»нан телевидение операторы Денис Ипатов.

«Шулай ук ул балалар кулы белән язылган хатларның да хәрбиләргә тәэсир итүен ассызыклады. Кыскасы, туган яктан килгән һәр ярдәм, һәр җылы сүз егетләрне җиңүгә өнди, алар ныклы тылга рәхмәтле», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100