news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдән махсус операция хәрбиенә баласы туу хөрмәтенә 100 мең сум акча тапшырдылар

Зәйдән махсус операция хәрбиенә баласы туу хөрмәтенә 100 мең сум акча тапшырдылар
Фото: Айгөл Яруллина тәкъдим итте

Бүген «Без бергэ – мы вместе» үзәгендә Зәй шәһәрендә ял итүче махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашу узды. Чара башында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов ике хәрбинең гаиләсенә балалары туу уңаеннан 100 мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында – Якты Күл авылыннан махсус хәрби операция катнашучысы Ильяның гаиләсе дә булды. Күптән түгел аларның гаиләсендә кызлары Эльза туган.

«Ул 16 сентябрьдә дөньяга килде, – дип сөйли хәрбинең хатыны Динара. Илья яраланганнан соң госпитальдә иде, мин аңа хәбәр иттем. Безнең сәгать пояслары төрле, шуңа күрә сюрприз ясап булды».

Илья үзе, Чиж позывнойлы хәрби, тыйнак кына елмая. Егеткә нибары 22 яшь, ул тыйнак һәм аз сүзле. Яшь кенә егет инде зур сугыш юлы узган. Армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң бер елдан мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган.

Чиж геройлар гаиләсеннән. Аның абыйсы Виталий һәм апасының ире шулай ук махсус хәрби операция зонасында. Аларның берсе һәлак булган. «Туганнарым белән горурланам», – ди Илья.

Хезмәт вакытында ул «Хәрби хезмәттәге аерым казанышлары өчен», «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре, шулай ук «Махсус хәрби операция катнашучысы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Материал Айгөл Яруллина ярдәме белән әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot