Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдән Луганск госпитальләренә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Зәйдән Луганск госпитальләренә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Бу - «Закамье-Помощь госпиталям» волонтерлар төркеме аша Зәйдән озатылган 19нчы гуманитар ярдәм. «Зәй яңалыклары» шул хакта хәбәр итә.
20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде. Ә гуманитар ярдәм илтү өчен машинаны «КАМАЗ» җәмгыяте биргән.
Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшь армиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.
«Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм. Зәйлеләр, күрше шәһәрләр көче белән җыелган гуманитар ярдәм бу. Машина кирәкле әйберләр белән тулы. Изге юллар, хәерле сәгатьтә», — диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Җыелган гуманитар ярдәм арасында озак саклана торган азык-төлек, алмаш киемнәр, юрган, мендәр, матрас, медикаментлар, култык таяклары, урын-җир әйберләре, су мичкәләре һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләр бар. Шулай ук балалар, укучылар рәсемнәре, хатлар да, сувенирлар да йөк машинасында урын алды. Гуманитар ярдәмне йөк машинасына төяүдә Зәй политехник көллият студентлары, укучылар зур ярдәм күрсәтте.
«Җыелган гуманитар ярдәм Луганск госпитальләренә һәм складка бушатылачак. Бирегә 70ләп подразделениедән хәрбиләр гуманитар ярдәмне алу өчен килә. Алар арасында Татарстаннан да хәрбиләр күп. Без аларның Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз