news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдән Луганск госпиталенә 16нчы мәртәбә гуманитар ярдәм озатылды

Зәйдән Луганск госпиталенә 16нчы мәртәбә гуманитар ярдәм озатылды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районыннан Луганск госпиталенә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды. Бу - «Закамье-Помощь госпиталям» волонтерлар төркеме аша Зәйдән җибәрелгән 16нчы гуманитар ярдәм. 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде. Ә гуманитар ярдәм илтү өчен машинаны КАМАЗ җәмгыяте биргән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшь армиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, Зәй халкы килде.

«Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм. 2024 ел районда Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Бердәм булганда — без көчле», — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Җыелган гуманитар ярдәм арасында озак саклана торган азык-төлек, алмаш киемнәр, юрган, мендәр, матрас, медикаментлар, култык таяклары, урын-җир әйберләре, окоп шәмнәре, буржуйка-мичләр һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләр бар. Шулай ук балалар, укучылар рәсемнәре, хатлар да, сувенирлар, исемле посылкалар да йөк машинасында урын алды. Гуманитар ярдәмне йөк машинасына төяүдә Зәйнең 2нче мәктәп укучылары зур ярдәм күрсәткән.

Фото: http://zainsk-inform.ru/

Эш моның белән туктап калмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп озату өчен җиң сызганып эшкә кереште.

Фото: http://zainsk-inform.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot