Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә заводта эшләүче хәрби-ветераннарны хөрмәтләделәр
Зәйдә «Аккурайд Уилз Руссиа» заводында бүгенге көндә 8 хәрби-интернационалист эшли. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнендә алар өчен предприятиедә тантаналы чара үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Завод җитәкчелеге сугышчан хәрәкәт ветераннарына һәрвакыт аерым хөрмәт күрсәтә. Истәлекле дата уңаеннан да аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды, матди ярдәм күрсәтелде.
«Без хәрби бурычын намус белән үтәгәннәрнең бүген безнең арабызда тырыш хезмәт куюларына шат. Алга таба да ил икътисадын үстерүдә кулга-кул тотынып эшләргә язсын», — диде котлау сүзләрен җиткереп Кирилл Катышев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз