news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә юл буенда махсус хәрби операция геройларының фотолары куелган

Зәйдә юл буенда махсус хәрби операция геройларының фотолары куелган
"Зәй яңалыклары"

Зәйдә юл буенда куелган плакатларда махсус хәрби операция геройларының фотолары урнаштырылган. Махсус хәрби операция барышында сержант Александр Ефимов һәм рядовой Илья Быков батырлык күрсәтә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Россия Саклану министрлыгы сайты мәгълүматлары буенча, әлеге ике хәрби хезмәткәр дә югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән. Икесе дә Үзәк хәрби округының (ЦВО) гомуми гаскәр армиясенең Александрия гвардия мотоукчылар берләшмәсендә хезмәт итә.

Сержант Александр Ефимов дошман уты астында яраланган иптәшләрен куркыныч участоктан чыгара. Бу батырлыклары өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.

Разведка подразделениесенең пилотсыз очу аппаратлары операторы, рядовой Илья Быков разведка барышында дошманның техникасын һәм тере көчләрен таба. Дошманның координаталарын якындагы танкка оператив тапшырып, Илья украин хәрбиләрен юк итүне тәэмин итә. Бу батырлыгы өчен ул Жуков медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта Александр Ефимов һәм Илья Быков махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүне дәвам итә.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге мәгълүматлары буенча, Зәй шәһәрендә махсус хәрби операция геройлары сурәтләнгән биш баннер урнаштырылган.

Фото: © «Зәй яңалыклары»

news_right_1
news_right_2
news_bot