news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә «Язылу бүләк ит!» акциясенә эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр кушылды

Хәзерге вакытта район басмаларына язылуның ташламалы бәядән булган ункөнлеге бара. Почта аша язылучылар һәм газеталар яздырып якыннарына, ярдәмгә мохтаҗларга бүләк итүчеләр өчен «Зәй офыклары» газетасына ташламалы бәя – 796 сум, 86 тиен. Мондый мөмкинлек 20 июньгә кадәр дәвам итә. Ә редакциягә килеп язылучылар өчен ул 550 сум. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Бу көннәрдә «Зәй офыклар»ын редакциягә килеп бүләк итеп яздыручылар да шактый. Шуларның берсе эшмәкәр Марсель Миңнеханов. Ул бу юлы да биш газетаны Иске Зәй бистәсе мәчетенә яздырып, бирегә йөрүче өлкәннәребезне район яңалыклары белән хәбәрдар итәргә карар кылды.

«Корбан гаете якынлашкан бу көннәрдә, өлкән буын кешеләренә файдалы мәгълүмат бирүче булсын ул газеталар, дип яздырдым. Изге гамәл башкаларга кирәкле икән, бик яхшы», - ди эшмәкәр.

Марсель Мәхмүтович Иске Зәй бистәсе мәчетенә, социаль яклауга мохтаҗларга газеталар яздыруда һәрдаим катнаша.

Газеталар яздыру хәйрия акциясенә Зәй элеваторы җитәкчесе Рамил Хәбибрахманов та кушылды. Ул киләсе яртыеллык өчен Икмәк кабул итү бистәсе мәчетенә газеталар бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100