news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә язучы Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узды

24 ноябрьдә Зәйдә язучы Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Бу хакта «Заинск-информ» хәбәр итә.

Чараны Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештырды.

Кичәгә Казаннан күренекле татар язучысы Рабит Батулла, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның халык артисты Владимир Васильев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, шагыйрә Луиза Янсуар, композитор-баянист Геннадий Максимов һәм башка бик күп күренекле шәхесләр килде.

Кичәдә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин сәламләп, зәйлеләрнең якташ язучы белән горурлануларын белдерде.

- Әлеге истәлекле, матур кичәне уздыру - ул безнең уртак бурычыбыз һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәт белән тулган һәм үз вазифасына тугрылык үрнәге булган Гурий Тавлинга хөрмәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Күренекле якташыбызга багышланган мәдәни чара район тарихында озак елларга сакланырлык вакыйга булып калыр, - диде ул.

Людмила Белоусова чарага килүчеләргә, кичәне оештыруда ярдәм иткән район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен белдерде.

- Без быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үттек. Гурий Иванович Тавлин – Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның 100 яшьлек юбилее да шушы елга туры килде. Бу елны аның юбилее белән тәмамлау - безнең өчен зур дәрәҗә, - диде ул чыгышында.

Кичәнең сценарий авторы - Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Латыйпов. Ул Гурий Тавлинның тормыш юлын өйрәнү өчен язучының туган авылы Урта Баграж авылына килеп, авыл халкы белән аралашып, бик күп мәгълүмат туплаган.Кичә барышында Гурий Тавлинның тормышның төбеннән күтәрелгән язучы булуы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Аның балачагыннан алып сәяси репрессия корбаны булу мизгелләре тамашачыларны язучының тормыш һәм иҗат юлына бөтереп алып кереп китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot