news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә ятим балаларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр

Зәйдә ятим балаларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр
zainsk-rt.ru

Белем көне уңаеннан Зәй районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә үзенчәлекле чара үтте: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында ятим балаларга хәйрия ярдәме күрсәтелде. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза. 

«Техно» заводы тарафыннан бу көннәрдә генә ятимнәр исемлегенә кертелгән биш балага махсус кибеттән мәктәп киемнәре, спорт формалары алу өчен бишәр мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

«Без ярдәмгә мохтаҗ балаларга һәрдаим булышлык күрсәтүче әлеге предприятиегә бик зур рәхмәтле. Үзебез мөрәҗәгать итсәк тә, үзләре ярдәм кирәк гаиләләр бармы, дип сорап та еш булышалар. Мәктәпкә әзерләнергә дә, төрле экскурсияләргә дә, азык-төлек белән ярдәм итү ягыннан да аларның безнең махсус исәптә булучы балаларга ярдәмнәре зур», - дип сөйләде Ирина Фәттахова.

Завод мохтаҗ балаларга ярдәм чаралары өчен ел саен зур күләмдә финанс чаралары бүлә.

Балалар чарага үзләрен тәрбиягә алган опекуннары белән килгән иде. Шуларның берсе – Зәй шәһәрендә яшәүче Галина Ходакова. Ул өч ятим баланы үз канаты астына алган. Чарада шуларның икесенә сертификатлар бүләк ителде, диелә хәбәрдә. 

«Бу балалар инде минем тәрбиягә алынган икенче гаилә балалары. 2007 елда ике баланы опекунлыкка алып тәрбияләп үстердем, хәзер алар үзләре әти-әни булдылар. Ә бу балалар якын танышларымныкы, алар күптән түгел дөм ятим калдылар. Без сабыйларга шушындый ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтле. Аларны мәктәпкә әзерләү хәзер шактый авырга төшә», - дип сөйләде Галина Григорьевна.

news_right_1
news_right_2
news_bot