news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә яшьләр өчен яңа үзәк ачыла

Зәйдә яшьләр өчен яңа үзәк ачыла
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Тиздән Зәйдә беренче психологик-педагогик ярдәм үзәге ачыла. Капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышу өчен бүген Зәй районына Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Денис Владиславович Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» кураторы Вячеслав Лаврухин белән булачак психологик-педагогик ярдәм үзәгендә булды. Эшлекле очрашу барышында «Строй АР» подряд компаниясе директоры Ренат Хаҗиәхмәтов бинаның төзелеш этаплары һәм эшләрнең тәмамлануга якынлашуы турында сөйләде.

Шулай ук министр урынбасары яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шәрәфиева һәм Эмиль Эдуардович белән янәшәдәге территориянең инфраструктурасы, үзәкнең тулыланышы һәм логистикасы турында фикер алыштылар.

Үзәк ике төп юнәлеш буенча эшләячәк: 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә комплекслы психологик-педадогик ярдәм күрсәтү һәм кризис ситуациясендә яшүсмерләргә һәм яшьләргә, шул исәптән профилактик учетта торучыларга психологик ярдәм күрсәтү.

Шулай ук коворкинг, изотерапия, төркемле тренинглар заллары, хореография студиясе, тавыш һәм фитотерапия кабинеты, сенсор бүлмәсе кебек урыннар булачак.

Тиздән бу урын Зәй яшьләрен җәлеп итүнең яңа ноктасына әвереләчәк.

Тулырак: https://zainsk-inform.ru/news/ianalyklar/zaida-iaslar-ocen-iana-uzak-acyla

news_right_1
news_right_2
news_bot