news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә яшьгвардиячеләр махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыярга чакырды

Зәйдә яшьгвардиячеләр махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыярга чакырды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районы һәм шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм җыю эшенең бер сәгатькә дә тукталганы юк. Һәркем хәленнән килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Бу эштә өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да актив катнаша. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Бу көннәрдә Зәйнең яшьгвардиячеләре шәһәр урамнарына чыгып, зәйлеләрне махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю акциясенә кушылырга чакырды.

«Без бергә һәм бердәм булганда гына көчлебез! Ярдәм чарасына кушылучыларга ихлас рәхмәтлебез. Егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез», – ди «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Зәй бүлеге җитәкчесе Антон Александров.

news_right_1
news_right_2
news_bot