Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә яшәүчеләр сатып алган «Газель» машинасында хәрбиләргә гуманитар ярдәм илттеләр
Зәй халкы җыйган акчага сатып алынган «Газель» машинасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга сигезенче гуманитар ярдәмне илттеләр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Алгы сызыктагы хәрбиләргә иң кирәкле әйберләр «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме аша җибәрелде. Хәрбиләргә төзелеш материаллары, инструментлар, мич-буржуйкалар, медикаментлар, гигиена чаралары һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар.
«Гуманитар ярдәм 1233, 430нчы полклар, 132, 385нче бриагадалардагы хәрби якташларыбызга илтелде. Маскировкалау челтәрләре генә дә 150дән артык озатылды. Шулай ук бу юлы без 30 одеал тегеп җибәрдек. Әлеге одеалларга заказлар бик күп. Хәрбиләрдән тепловизорга каршы тегелгән одеаллар буенча җаваплар көтәбез. Мичләрне «Техно» заводы җибәрде. Иң күп гариза 430нчы полкттан иде», - ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Шулай ук бу көннәрдә Зәй хәрбие, медицина взводы командиры гаризасы буенча бик күп медикаментлар, элемтәчеләргә чыбыклар да озатылган. Курск юнәлешендәге хәрбиләргә 14 зур маскировкалау челтәре, өй шартларында ясалган чәй, су, окоп шәмнәрен Казан волонтерлары аша җибәргәннәр.
«Газель» руле артында волонтерларның бар эшендә иң зур ярдәмчесе Кузьма Абрамов барган. Ул гуманитар ярдәмне якташларына тапшырып, кичә Зәйгә әйләнеп кайткан.
Хәрбиләрдән «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеменә гуманитар ярдәм, маскировкалау челтәрләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелгән видеоязмалар бик күп килә. Ә волонтерлар өчен кире элемтә, аларның тырышлыгының бушка булмавы – иң зур бәя.
Хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз