news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүче хәрбиләргә һәм госпитальләргә җибәрү өчен өч тартма мандарин китергән

Зәйдә яшәүче хәрбиләргә һәм госпитальләргә җибәрү өчен өч тартма мандарин китергән
Фото: волонтерлардан

Зәй волонтерлары «Мандарин» операциясе уздырды. Ә өч тартма мандаринны аларга Зәйдә яшәүче бер апа китергән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Әлеге апа мандариннарны районнан китүче гуманитар ярдәм аша госпитальләргә, хәрбиләргә җибәрергә дип алып килгән. Ләкин гуманитар йөк төягән машина киткән иде. Кышкы салкыннарда мандариннарны махсус хәрби операция зонасына кадәр җибәреп тә булмас, алар өшер иде. Шуңа күрә без аларны соңгы гуманитар ярдәмне җибәрүдә үзләреннән өлеш керткән балаларга таратырга булдык», - ди хәрбиләргә, госпитальләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнүче Наталья Березина.

Волонтерлар Александр Бистәсе, Зәйнең 4нче мәктәбе II сыйныф укучылары һәм Әлмәтнең 5нче гимназиясе укучыларын мандарин белән сыйлады.

-Ал. Бистәсе мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар, хәрбиләргә хатлар язалар, госпитальләргә укытучылары Нияз Һадиуллин җитәкчелегендә култык таяклары ясап озаталар. Ә 4нче мәктәп укучылары Яңа ел сувенирлары ясап, хатлар яздылар. Әлмәт укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен пижамалар тегә. Пижама тегү өчен материалларны аларның әти-әниләре сатып ала. Хәтта пижама тегүчеләр арасында малайлар да бар», - ди Наталья Березина.

4нче мәктәпнең II сыйныф укучылары белән очрашуга ялга кайткан хәрби дә барган. Волонтерлар укучыларның да игелекле эшләргә кушылуына, ә аларны мандариннар белән сөендергән апага бик зур рәхмәтле.

Фото: волонтерлардан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100