Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә яшәүче ханым махсус хәрби операциядә катнашучыларга эчке киемнәр тегә

Зәй районы халкы гомуми көч белән 23 февраль — Ватан сакчылары көненә атап гуманитар ярдәм олаулары әзерли. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Хәрбиләргә, госпитальләргә булышлыкны кем көченнән нинди эш килә, шул рәвешле хәстәрли. Мәсәлән, Сармашбаш авылыннан Нурия апа Сафина гуманитар ярдәмгә өлгертим дип, соңгы көннәрдә хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегү белән мәшгуль. Ул 70 данә теккән, аларны яхшылап төреп, тартмаларга тутыра бара.
«Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, ил — көннәребез тынычланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде», — дигән теләктә Нурия апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз