news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүче фашистлар концлагеры тоткыны булган ханым киләчәк буынга хат язды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Вакыт капсуласы» акциясе кысаларында фашистлар концлагере тоткыны булган, 96 яшен тутырган Мария Винокуровада булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Мария Трофимовна Зәйдә яшәүче кызы янына 10 ел элек Воронеж шәһәреннән күчеп килгән.

«Ветеран безнең белән күңелендә уелып калган истәлекләре белән уртаклашты. Әтисенең ничек фронтка киткәнен ул әле дә оныта алмый. Ул аның открыткасын – әнисен, абыйларын һәм ике яшьлек сеңлесен сакларга кушкан язуын хәтерли. Алар авылына немецлар басып кергәндә, Мария апага 13 яшь була. Безнең өйгә немецлар кергәч, без барыбыз да әнине кочаклап, кочагыбыздан җибәрмәдек, дип сөйләде Мария Трофимовна», - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

Мария Трофимовна шигырьләр укырга ярата. Музей хезмәткәрләренә үзе язган шигырьне укып күрсәтте, ул иминлек, тыныч тормыш турында.

Җылы сөйләшүдән соң Мария апа киләчәк буыннарга теләкләр язган кәгазен капсулага салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100