Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә яшәүче акъәби 100 яшьлеген билгеләп үтте
Зәйнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә яшәүче Рабига Гыйззәтуллина 100 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Адилә Борһанова яза.
«Сез яшь буынга үзегезнең хезмәтегез, кылган гамәлләрегез һәм озын-озак гомер итүегез белән үрнәк. Якыннарыгызны сөендереп, сау һәм сәламәт булып яшәгез әле», - дип тәбрикләде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Рабига апа 45 ел Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә бакчада балалар тәрбияләгән. 75 яшенә кадәр шунда хезмәт куйган. Бүгенге тәрбиячеләрнең остазы. Хәзер дә киңәш сорап аның янына киләләр. «Бөртеккәй» балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова да юбилярны тәбрикләргә килде. Иңгә-иң куеп хезмәт иткән елларны, матур хатирәләрне искә төшерделәр.
Рабига апа әле дә күзлексез гәҗит укый, көнозын радио тыңлый. Бакчада балаларга өйрәткән җырларны бүген дә хәтерли. Ә озын гомерле булуның серен һәрвакыт хәрәкәттә булуда күрә.
«Балалар бакчасында сабыйлар белән ничек тик кенә утырасың инде, һәрвакыт хәрәкәттә булдык. Алар белән бергә уйнадык та, йөгердек тә, төрле темаларга ачык дәресләр, чыгышлар әзерли идек. Бер төркемгә 35шәр бала җыелган чаклар да булды. Һәркайсына игътибарны, назны җәлләмәде»к,- ди Рабига Гыйззәтуллина.
Якты йөзле, җор телле Рабига апаның гомер бәйрәме көнне генә түгел, һәрвакыт урыны түрдә. Бүген ул кызы Кадрия Тучина тәрбиясендә гомер кичерә. 4 балага гомер биреп, хәзер 8 оныгы, 7 оныкчыгы шатлыкларына сөенеп яши бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз