news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә яшәүче ханым хәрбиләргә 100 йомыркага токмач кисеп җибәргән

Зәйдә яшәүче киң күңелле Габидә апа Зинченко һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә әзер булып яши. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр өчен токмач кискән ул. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

«Бу эшкә әле бу көннәрдә генә алындым. Беренче тапкыр 40, икенчесендә 60 йомыркага токмач кистем. Йомырканы волонтерлар китерде. Аннан әле лагман да кистем, бу төр ашны да ярата бит ир-заты. Токмачларым бу балаларга барып җитеп, аларга көч бирсен, туган якларга исән-сау кайтсыннар дип телим», - ди Габидә апа.

Ул кискән токмачлар «Зәй сезнең белән» волонтерлар төркеме аша махсус хәрби операция зонасына озатылган.

Ул үзе дә бу тормышта кыенлыкларны күп кичергән. Чернобыльдән 18 километр ераклыктагы Припять шәһәрендә яшәүче Габидә Зинченко 1986 елда яраткан эшен, туган йортын, барлык әйберләрен калдырып, гаиләсе белән Зәй районына күченеп кайтырга мәҗбүр була. Аңа бу вакытта 32 яшь була.

news_right_1
news_right_2
news_bot