Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә яшь гаилә дәүләт программасы буенча торак шартларын яхшыртты
Зәйдә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән 38нче сессиясе алдыннан күңелле вакыйга булды. Анда яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү алуга таныклык тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр ителә.
Татьяна һәм Венер Сөләймановлар тантаналы чарага 1,3 яшьлек кызлары Арина белән килгән иде. Сөләймановлар «Россия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Дәүләт программасына 2022 елда яшь гаилә буларак кергән һәм менә инде тиешле сумманы алуга документлы да булдылар.
— Без Таня белән өйләнешкәч Яңа шәһәрдәге күпкатлы йорттан ике бүлмәле фатир карадык. Ә шундый дәүләт программасы булуын белгәч, анда катнашу өчен документлар тутырып тапшырдык. Фатирыбызны ипотекага алган идек, хәзер программа буенча бу бурычның яртысын каплау мөмкинлеге булачак, — ди, сөенеп гаилә башлыгы.
Яшьләр икесе Зәйдә туып үскән, биредә төпләнеп калып, туган шәһәрләрендә хезмәт итү исәпләре. Венер ДОСААФ та укытучы — мастер булып эшли, ә Татьяна шәһәр сәнгать мәктәбендә педагог-оештыручы. Алар хөкүмәт тарафыннан әнә шулай яшь гаиләләргә ярдәм оештырылуга бик рәхмәтле, чөнки тораклы булу һәр гаилә өчен иң мөһиме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз