news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә «Яңа ел күңелле уеннары» дип исемләнгән спорт чарасы узды

Зәйдә «Яңа ел күңелле уеннары» дип исемләнгән спорт чарасы узды
Фото: «Зәй-информ»

Зәйдә Яңа ел алды чаралары дәвам итә. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы һәр кичне күңелле шау-шудан гөр килеп тора. Кичә биредә «Яңа ел күңелле уеннары» дип исемләнгән спорт чарасы узган. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итте.

Чара ял көнен күңелле итеп уздырырга һәм якынлашып килүче Яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе уятырга теләүче һәркемне җыйган.

Катнашучылар мавыктыргыч ярышларда үзләрен сынап карый, күңелле эстафеталарда һәм уеннарда катнаша, шулай ук бәйрәмнең күңелле атмосферасы белән хозурлана алды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot