Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу булды

Зәй районы җитәкчелеге, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
Очрашу үзәк китапханәдә оештырылды. Үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Сәрия Батршина очрашуга килүчеләр өчен китапханәдә экскурсия үткәрде, Сөенеч Галимованың картиналар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләргә Ватан иминлеге сагында торулары өчен рәхмәт белдерде. «Барыгызны да исән-сау күрүемә шатмын», - дип һәрберсе белән җылы итеп күреште ул.
Очрашуда шулай ук хәрбиләрне Зәйдә яшәүчеләрнең гуманитар ярдәм әзерләү өчен берләшүләре, тылда башкарыла торган эшләр, икътисади вазгыять белән таныштырдылар.
Хәрбиләр район җитәкчелегенә һәм районның барлык халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Алар хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләде, борчыган сораулары белән дә мөрәҗәгать итте.
Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да җиңүгә өметләнә, үз алдына куелган бурычны батырларча намус белән үти.
Искәртик, хәрбиләргә ике атнага ял бирелә. Хәрбиләр әйтүенчә, бу вакытны алар туганнары һәм якыннары белән үткәрергә тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз