Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Ялчыгол укулары» республикакүләм уникенче конференция булды
Бүген Зәйдә мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Ялчыгол укулары» республика күләм уникенче конференциясе үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Районның күп истәлекле урыннарын, Таҗетдин Ялчыгол эзләре калган җирләрне барлаган чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, күренекле якташларыбыз профессор, академик Хатыйп Миңнегулов, Татарстанның халык язучысы Рабит ага Батулла, республикабызның билгеле шәхесләре Тукай премиясе лауреатлары Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары, күрше шәһәр, районнар имамнары, район халкы катнашты. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.
Иң башта мәртәбәле кунаклар Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыголның каберенә зиярат кылдылар, биредә аның рухына дога укыдылар. Бөек мәгърифәтче киң кырлы талант иясе буларак кешеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Ә Имәнлебашка ул нәкъ менә дәвалау өчен килеп, биредә үзенең хәле китеп вафат булган, аны шушы җирдә җирләгәннәр. Галимнәр, нәсел дәвамчылары тарафыннан аның кабере табылып, хәзер инде ул дистә елдан артык дәвамында каралып, тәртипләнеп тора.
Ә быелгы конференция эшенә кадәр Таҗетдин Ялчыголның кабере район җитәкчелеге карары белән заманча төзекләндереп, ул хәзер бөек мәгърифәтчене искә алу мемориал урынына әверелде.
Аннан соң район буйлап сәяхәт иске Зәй бистәсе Яр буе мәйданында «Мәктәп тавы» комплексында дәвам итте. Монда район җирлегендә яшәүче ике дин тотучы халыкны берләштергән тарихи әһәмияткә ия урынга экскурсия оештырылды. Иске Зәй мәчетендә намаз укыдылар, биредә оештырылган Таҗетдин Ялчыгол музеен карап хозурландылар.
«Таҗетдин Ялчыгол хәзрәтләренең мирасын өйрәнүче, аны һәръяклап дин кардәшләребезгә, халкыбызга кайтаруга зур өлеш кертүче зәйлеләргә, галимнәргә, аның нәсел дәвамчыларына рәхмәт. Һичшиксез аның хезмәтләре өйрәнелергә тиеш, чөнки аның тәгълимәте, тәрбияви әһәмияткә ия эшләре бүген дә бик актуаль. Аның хезмәтләрендә төрле өлкәләрдәге сорауларга җавап табарга мөмкин. Без никадәр күбрәк аның турында сөйләсәк, шулкадәр аның эшләре киләчәк буынга барып ирешәчәк», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчысы булган Әнисә ханым Сәфәрова да быелгы конференция эшендә катнашу өчен Казаннан килгән иде. Ул ерак бабасы яшәгән урыннарны зәйлеләрнең, район җитәкчелегенең кадерләп, төзекләндереп, матурлап саклавына соклануын белдерде, тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча әһәмиятле. Ул Россия Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе игълан иткән «Ватанны яклаучы елы» һәм районда игълан ителгән «Хәтер һәм дан» елы кысаларында уза. Шулай ук бу чарабызны без бөтен дөнья мөселманнары өчен шатлыклы вакыйга - Аллаһ илчесе - Мөхәммәт Пәйгамбәрнең 1500 еллыгына багышлап үткәрәбез», - диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз