Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Херсон балаларына җибәрү өчен уку кирәк-яраклары җыялар
Херсон өлкәсендәге балаларга җибәрү өчен Зәй районында дәреслек, букча, ручка-карандаш, дәфтәр җыялар. Дәреслекләрне шушы берничә көн эчендә җыеп тапшырырга кирәк. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Дүртенче-тугызынчы сыйныфлар өчен математика, алгебра, физика, химия, биология, география, геометрия, дәреслекләренә ихтыяҗ зур. Шулай ук имтиханнарга әзерләнү буенча китаплар да кирәк. Болар барысы да гуманитар ярдәм илтүче егетләр аша урынга тапшырылачак.
«Чит балалар булмый, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк! Дәреслекләр, канцелярия товараларын Зәйдәге Казан урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырырга була. Белешмәләр өчен телефон: 8-939-318-78-22», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз