news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә хатын-кыз сугыш ветераны бәйрәм котлаулары кабул итә

Зәйдә хатын-кыз сугыш ветераны бәйрәм котлаулары кабул итә
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваны тәбрикләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Район җитәкчесе мөхтәрәм затны котларга ветеран яшәгән йортка, аның кызы гаиләсенә килде. Үзенә булган ихтирам-хөрмәттән, дулкынланудан Анна Ивановнаның күзләре яшьләнде. Разиф Галиевичтан лалә чәчкәләре букетын, истәлекле бүләкне ветеран аягөсте басып кабул итте.

«Анна Ивановна, сез безнең райондагы иң мөхтәрәм хатын-кыз. Бөек Ватан сугышы чорында ирләр белән беррәттән Ватан иреге өчен көрәшүегез, батыр кыз булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сәламәт булып, әле мөмкин кадәр безнең арада булуыгызны телибез», — диде район башлыгы.

Анна Моисеева, район башлыгына үзләре башыннан кичкәннәр турында хәтерендә калган мизгелләрне сөйләде. Бүгенге тормышның имин булуын, моның өчен хәзерге буынның алар үрнәгендә ватанпәрвәрләр булып тәрбияләнүе мөһим булуын әйтте.

Ветеранны котларга район башлыгы белән район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова да килде.

Анна Моисеева бүгенге көндә 7 онык, 8 оныкчык һәм бер оныкчыгының кызы өчен дә әби. Ул инде бәйрәм уңаеннан бүләкләрне гаилә әгъзаларыннан кабул итәргә керешкән. Кызы белән кияве матур, җылы казаки, бер оныкчыгы бәйрәм торты пешереп алып килгән. Иртәгә исә ветеран янына башка оныклары да җыелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100