news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтү өчен машина сатып алырга акча җыю игълан ителде

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм илтү өчен машина сатып алырга җыена. Транспорт алганда, гуманитар ярдәмне билгеле бер урынга нәкъ менә район хәрбиләренә илтергә мөмкинлек туачак. Волонтерлар халыкның ярдәменә өметләнә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Зәй хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыю эше даими бара. Аны вакытында һәм оператив төстә урыннарга озатуда транспорт булмавы киртә булып тора. Кайвакыт машинаны берничә ай көтәргә яки, урын булса, күрше шәһәрләр аша җибәрергә туры килә. Зур фураларны 2-3 айга бер мәртәбә җибәрү максатка туры килеп бетми, ләкин машина булганда гуманитар ярдәмне нәкъ менә Зәй хәрбиләренә ешрак илтергә була.

Шуңа бәйле рәвештә Изге Макарий исемендәге чиркәү настоятеле белән берлектә керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе, Кораллы көчләр ветераны, икенче ранг капитаны Валентин Атласов «Газель» машинасы алуга акча җыюны игълан итте. Әлеге тәкъдимне максировкалау челтәрләре үрүче («Zаинск с Vами») һәм тиз пешә торган ашлар әзерләүче, окоп шәмнәре ясаучы («Умелые ручки») волонтерлар да хуплады.

«Транспорт алганда, гуманитар ярдәмне билгеле бер урынга нәкъ менә үзебезнең хәрбиләргә илтергә мөмкинлек туачак. Күпләр моны аңлар дип өметләнәбез, чөнки халык ярдәменнән башка без бу сумманы үзебез генә күтәрә алмаячакбыз. Газель бәясе 1, 4 млн сум тора. 50, 100, 500 сум ... теләсә нинди сумма да зур ярдәм булачак», - ди Валентин Атласов.

Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 35нче бистәдәге чиркәүгә китерә ала.

«Машина алу өчен кергән акча буенча атна саен хисап биреп барылачак. Әлеге карарны кабул итү җиңел булмады. Хәрбиләрнең үзләреннән һәм аларның якыннарыннан бик күп фикерләр һәм теләкләр әйтелде. Аларның һәрберсе игътибарга алынды», - ди волонтерлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100