Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә хәрби гаиләсендә яңа туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды

Мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан Зәй хәрбие Хәмит һәм аның тормыш иптәше Анна гаиләсендә шатлыклы вакыйга — уллары туды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Бүген педагогик-психологик үзәктә гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты.
«Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - бала тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим», - диде чыгышында район башлыгы.
«Хабиб» кушаматлы хәрби мобилизация буенча Ватаныбыз сагына баскан. Ул алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә.
«Безнең улыбыз 4 майда туды. Аңа Руслан дип исем куштык. Баланы карарга миңа әнием ярдәм итә. Әлбәттә, әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез», - ди яшь әни.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз