Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә халыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты кабул итте
Зәйдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гражданнарны кабул итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Шәхси сораулар буенча сайлаучылары белән депутат хакимият бинасында очрашты. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган дип исәпләнүче ир-егетнең хатыны да бар иде. Ул үз иренең язмышын белү өчен, хәрби госпитальләр һәм медицина учреждениеләреннән хәбәр алуны оештыруда ярдәм сорады.
Айдар Метшин бу мәсьәләнең бик мөһим булуын ассызыклап, хәрбине эзләүдә ярдәм итүне үз контроленә алачагын белдерде.
Шулай ук «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова депутатка, үзәктәге чараларны үткәрү өчен ясалма Яңа ел чыршысы, Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнары сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Депутат бу сорауны урында ук хәл итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз