Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Дуслык күпере» дип аталган чара узды
Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2026 ел илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Зәй районы Югары Мәлем мәктәбендә «Дуслык күпере» дип аталган чара узды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итте.
Чарада катнашучы укучылар илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятләренең күптөрлелеген чагылдырган шигырьләр укыды һәм җырлар башкарды, диелә хәбәрдә.
«Шулай ук авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче милли уеннар уздырды. Бу чарада катнашучыларга Россиядә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде. Россиянең көче – аның күптөрлелегендә һәм халыклар бердәмлегендә. Мондый чаралар төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә», - дигән мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ландыш Насыйрова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз