news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә хәйрия марафонында мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм җыялар

10–19 апрельдә Зәйдә Бөек Җиңү көненә багышланган хәйрия марафоны уза. Марафон кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләренә, Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыела.

Район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин, «Зәй җылысы» хәйрия фонды директоры Марат Кыямов Зәй ГРЭСында энергетиклар белән очрашып, хәйрия марафонының максаты белән таныштырды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Бүгенге илебез өчен гадәти булмаган вакытта энергетиклар да волонтерлык хәрәкәтеннән читтә калмады. Без хәрбиләребез, Лисичанск халкы, госпитальләр өчен гуманитар ярдәм җыябыз», - диде станция директоры Дмитрий Прохоров.

Марат Кыямов мобилизация башлануның беренче көннәреннән Зәй егетләре белән элемтәдә торып, аларга хәрби тормышта кирәкле булган әйберләр белән тәэмин итүгә район халкын да ьщлеп итте. Соңрак волонтерлар иҗтимагый оешма буларак теркәлеп, «Зәй җылысы» исеме астында Юстиция министрлыгында теркәлү узды.

«Безнең фондка кергән акчаларның нинди максатларга тотылуы ачык күренә. Хәрбиләргә ярдәм итүдә халык та, предприятие-оешмалар да, эшмәкәрләр дә бер максатка берләште. Хәрбиләр тылның ныклы булуы өчен рәхмәтле», - дип сөйләде Марат Кыямов.

Марафон кысаларында иң зур чара 19 апрельдә кичке сәгать 4тә «Энергетик» Мәдәният сараенда - хәйрия ярминкәсе, 5тә концерт оештырылачак. Хәйрия ярминкәсендә балалар ясаган эшләнмәләр сатылачак.

«Безнең балаларыбыз тырышып төрле эшләнмәләр ясый. Шул рәвешле алар хәрбиләргә ярдәм итүдә үзләреннән өлеш кертергә тели. Концертта шәһәр-район иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, аңа керү бушлай. Шул ук вакытта акча җыю өчен залга тартмалар урнаштырылачак, теләгән кешеләр куар-код аша да үзләреннән ярдәмне күчерә ала. Егетләргә теләктәшлек итәргә теләгән һәркемне марафонда катнашырга чакырабыз», - диде Ростислав Аладышкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100