news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә ут белән көрәшүчеләр янгын чыккан йорттан 14 кешене коткарган

Зәйдә биш катлы йортта янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын иртән Энергетикалар урамындагы йортта чыккан.

Урында янгын сүндерүчеләр өченче каттагы бер бүлмәле фатирның аш бүлмәсендә диванга ут кабуын ачыклаган. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сагы хезмәткәрләре икенче каттан бишенче катка кадәр 14 кешене урамга чыгарган. Тәне пешкән бер кешене табибларга тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot