news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә «Укытучылар аллеясы» барлыкка килде

Зәйдә «Укытучылар аллеясы» барлыкка килде
"Зәй хәбәрләре"

Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының икенче өлешенә укытучылар агач утыртты. Биредә хәзер «Педагоглар аллеясы» барлыкка килде. Бу Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан оештырыла. Игелекле эштә район җитәкчелеге дә катнаша. Аллеягә беренче каенны мәгариф идарәсе башлыгы үзе утыртты. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Бакча мөдирләре, мәктәп директорлары бердәм булып 300 төп каен агачы, куак утырталар. «Теремкәй» балалар бакчасы җитәкчесе Рәзинә Борһанова бу эшне «әһәмиятле чара» дип саный. «Район табигатен тагын да ямьле итүне үзебез кайгыртырга тиешбез», –  диде ул.

Укытучыларга «Легенды 17» студентлар отряды да бик теләп булышты. Алар арасында булачак педагоглар бар. «Укытучылар аллея»сенә яшьләр дә үз өлешләрен кертте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot