news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә уку алдынгылары, спортчы балалар Чыршы бәйрәменә җыелды

Зәйдә уку алдынгылары, спортчы балалар Чыршы бәйрәменә җыелды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда уку алдынгылары, актив укучылар өчен традицион муниципаль «Чыршы бәйрәме» үтте. Анда шәһәр-районнан иң-иң булган 500 укучы чакырылган иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Без шәһәр-районда һәр баланың талантын үстерү мөмкинлеге өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Ә сез менә шулай һәр эштә алдынгылар булып безне сөендереп торыгыз. Кызыксындырган юнәлешләрдә зур уңышларга ирешегез. Сезнең әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз район үсеше өчен оешма-предприятиеләрдә тырышып хезмәт куя, сез аларның лаеклы алмашчылары булып үсәрсез дип ышанабыз. 25 декабрь көнне әле Татарстан Республикасы Рәисе чыршы бәйрәменә дә без бертөркем балаларны юллыйбыз. Алар нигездә әтиләре хәрби зонада ил иминлеге өчен көрәшүчеларнең балалары. Барыгызга да бүген ил сагында булучылар кебек Ватан патриотлары булып үсүегезне телим», - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Соңыннан район башлыгы төрле юнәлешләр буенча иң-иң булган 13 укучыга махсус сертификатлар тапшырды. «Уңышлар буыны» номинациясендә балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Лилия Мөхәммәтдинова, 7нче мәктәптән Артем Белышев, 2нче мәктәп укучылары Ариана Федорова, Ярослав Садыйков, 4нче мәктәптән Тимур Куприянов һ.б. бүләкләнде.

Чыршы бәйрәме матур чыгышлар, балалар катнашындагы шоу-тамаша, «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать әһелләре әзерләгән театраль тамаша белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100