news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Украинада һәлак булган 22 яшьлек егет белән хушлаштылар

Зәйдә Украинада һәлак булган 22 яшьлек егет белән хушлаштылар
"Зәй офыклары"

18 майда Зәйдә Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Дмитрий Милочкин белән хушлаштылар. Хушлашу мәрасиме «Энергетик» Мәдәният сараенда узды. Егетне соңгы юлга озатырга килүчеләр мәдәният сараена гына сыймады, барысы да кызыл чәчәкләрне аның фотосурәте алдына күз яшьләре белән салды.

Дмитрий хәрби хезмәткә 2019 елның июль башында чакырылган булган, шул ук елны хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтәү өчен килешү төзегән. Ул Сахалин өлкәсенең Көньяк Сахалиндагы хәрби частьтендә хезмәт иткән. Украинада махсус хәрби опреация башлангач, бирегә алынган. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Дмитрий танкы экипажы бәрелеш барышында засадага эләгә. Шул вакыт каршы як пехота танкка каршы гранатометтан ут ача. Ул дошманга яңа көч тупларга ирек бирмичә үз иптәшләрен гәүдәсе белән каллый һәм яраланып батырларча һәлак була. Хөрмәтле Людмила Михайловна, Фёдор Анатольевич! Сезнең улыгыз соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугрылыклы калды, ул үз гомере бәрабәренә иптәшләре гомерен саклады. Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә!», – диде 7 хәрби часть командиры урынбасары, капитан Даниил Малов.

Дмитрий Федорович Милочкинның әти-әнисе, якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашып район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сабырлык теләде.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов Дмиртий Милочкинга Россия Президенты боерыгы белән хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык Ордены» бирелү турында белдерде. Дмитрий Милочкин 2000 елның 1 февралендә туган, Поручик авылы мәктәбен тәмамлагач Чаллыда Кама төзелеш көллиятен бетергән, аңа бары 22 яшь. Батыр егет үз туган авылы зиратында җирләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100