Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» проекты башланды
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә «Тылсымлы Гипс» инклюзив остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Әлеге проект «Шәп күршеләр» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды.
Чарада шәһәрдә инвалидларны иҗади тернәкләндерү һәм социализацияләү өчен уникаль пространство булдыру буенча эшнең башлануы билгеләп үтелде.
Утырышта катнашучылар проектның юл картасы турында фикер алыштылар һәм җаваплылык зоналарын бүлделәр, максатчан аудитория билгеләнде. Остаханә инвалидлыкның төрле формалары булган, шул исәптән менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен эшләячәк. Көндезге бүлектә социаль адаптациягә мохтаҗ өлкәннәр белән эшләүгә аерым басым ясалачак.
Катнашучылар гипс белән эшләү нигезләрен, интерьер предметларын ясауны, әзер әйберләрне бизәүне, иҗади мастер-класслар һәм финал тематик күргәзмәсен үз эченә алган дәресләр эшләргә тәкъдим иттеләр.
Утырышта шулай ук матди-техник җиһазлау планы һәм гипс белән эшләү өчен махсуслаштырылган җайланмалар сатып алу турында фикер алыштылар.
Беренче мастер-класслар ноябрь ахыры – декабрь башында булачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз