news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Татарстанның иң өлкән кешесен бәйрәм белән котладылар

Зәйдә Татарстанның иң өлкән кешесен бәйрәм белән котладылар
Фото: Ветераннар советыннан

Зәйдә Татарстанның иң өлкән кешесе Антонина Чижованы 8 Март бәйрәме белән котладылар. Аңа 107 яшь. Хәзерге вакытта аны кызы Людмила Задера һәм оныклары Любовь, Оксана карап-тәрбияләп тора. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Без күршедә, бер ишегалдында яшибез. Әгәр дә әнигә берәр нәрсә кирәк булса, ул кесә телефонына шалтырата һәм мин яки кызларым шунда ук аның янына керәбез. Көненә берничә тапкыр аның янында булабыз. Бездән тыш, аның янына социаль хезмәткәр дә килә, сәламәтлеген участок табибы һәм шәфкать туташы күзәтә, ә хәзер волонтерлар да ярдәм итәчәк», – ди Людмила Задера.

Антонина Михайловна телевизордан яңалыкларны карап бара, сәясәт белән кызыксына, ил башлыкларының барысын да хәтерли. Күңел ачу тапшыруларыннан «Могҗизалар кыры» программасын яратып карый.

Антонина Чижованың кызы Людмила ханымны да бу көнне бәйрәм белән котладылар. Аңа 2 мартта 86 яшь тулган. Ул - педагогик хезмәт ветераны, гомер буе укытучы булып эшләгән.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, хәрби комиссариат вәкиле Александр Гурьянов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева, яшьләр үзәге директоры Оксана Артюхова килде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot