news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә татар әдәбияты көннәре дәвам итә

Зәйдә татар әдәбияты көннәре дәвам итә
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районында 27 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр татар әдәбияты көннәре уздырыла. Ул бу атна башыннан якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәрис Әгъләмовка багышланган әдәби укулар башланып китте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Аның кысаларында шәһәрнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә, район, авыл китапханәләрендә әдәби укулар үткәрелә, аларда актив китап укучылар үзләренә охшаган шигырьләр, әдәби әсәрләр буенча фикер алышуларда катнаша, авторны тирәнрәк белү өчен сорау-җавап кичәләре оештырыла.

«Ә яшь буынны әдәби укуларга тарту өчен без мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында Мөдәрис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча бәйге һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем конкурсы игълан иттек. Инде балалардан шигырь укыган видеоязмалар, рәсемнәр килә башлады», — ди үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина.

Мөдәрис Әгъләмовка багышланган зур чара исә районда 8 декабрь көнне үткәрелә. Анда әдипнең тормыш иптәше Нәҗибә Сафина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы-шагыйрьләр Факил Сафин, Газинур Морат, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина, Марсель Галимовның катнашуы көтелә. Кунаклар иң башта Мөдәрис Әгъләмов белем алган Түбән Биш мәктәбендә укучылар белән очраша, аннан шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә очрашулар үткәрә. Соңыннан Таҗетдин Ялчыголның истәлек билгесенә чәчәкләр кую, үзәк китапханәдә төп чараны оештыру, биредә үк балалар эшләренә йомгак ясау планлаштырыла.

Татар әдәбияты көннәре 11-15 декабрьдә шулай ук Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, киң кырлы иҗат остасы Рабит Батуллага багышлана. Аның белән укучылар очрашулары Аксар, Югары Шепкә, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Кадер, Бигеш, Түбән Биш мәктәпләрендә, татар гимназиясендә үткәреләчәк. Ә 15 декабрь көнне үзәк китапханәдә китап сөючеләр, китапханәчеләр белән аралашу күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100