Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә студентлар отрядларының «Маевка 2.0» фестивале булды
Узган ялларда Зәйдә «Маевка 2.0» Татарстан Республикасы студентлар отрядларының хезмәт һәм иҗат фестивале узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Фестивальдә республиканың 6 шәһәр һәм-районы – Зәй, Казан, Чаллы, Әлмәт, Баулы, Чистайдан 120 кеше катнашты.
Өч көн дәвамында студентлар «Йолдызлык» балалар ял лагерен җыештырып, җәйге ял сезонына әзерләде. Ә кичләрен күңел ачу чаралары оештырылды, анда алар үз командаларының мәнфәгатьләрен яклады.
- «Маевка 2.0» хезмәт һәм иҗат фестивале студентларны хезмәттә тәрбияләүнең һәм коллективны берләштерүнең матур үрнәге, команда белән эшләүдә иң яхшы практикаларның берсе булып тора. «Маевка 2.0» фестивалендә катнашучылар студентлар отрядлары белән эшләргә энергия алды, алар үз районнарында отрядлар төзергә һәм иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырга әзер», - ди ТР Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары җитәкчесе урынбасары Данила Багурин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз