news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә социаль объектларга кабат җылылык бирелде

Зәй районы башкарма комитеты җылылык белән тәэмин итү системасы эшен яңадан башлау турында карар кабул итте. Бу һава шартлары үзгәрү белән бәйле. 3 майдан шәһәрнең барлык балалар бакчаларына, мәктәпләренә һәм район хастаханәсенә җылылык бирделәр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

Учреждение җитәкчеләренә социаль объектларда җылылык белән тәэмин итү һәм температура режимын тәэмин итү системалары эшен яңарту белән бәйле кирәкле чараларны үтәргә кушылды.

Метеорологлар белдергәнчә, мондый һава торышы май уртасына кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot