news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә сәүдә нокталарында хәрбиләргә гуманитар ярдәм өчен махсус кәрзиннәр куелды

Бу көннәрдә Зәйнең «Җылы Зәй» хәйрия фонды, шәһәр сәүдә нокталарында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен озак саклана торган азык-төлек җыюга махсус кәрзиннәр куюны оештырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Сәүдә челтәре кибетләрендә урнашкан шундый кәрзиннәргә теләге булган һәр кеше азык-төлек сатып алып, хәрбиләр өчен калдыра ала. Мондый кәрзиннәр Октябрь, Рәфыйков, Ялчыгол, Нариман, Шоссе урамнарында урнашкан кибетләрдә бар.

Шулай ук, кәрзиннәр янына акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен QR-кодлар да куелган, аның аша билгеле исәп-хисап счетына хәрбиләргә гуманитар ярдәм өчен акча күчерергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot