news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары хәрбиләргә окоп шәмнәре ясый һәм хатлар яза

Зәйдә Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары хәрбиләргә окоп шәмнәре ясый һәм хатлар яза
Фото: Сарсаз-Баграж мәктәбе

Бу көннәрдә Зәйнең Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясау һәм хатлар язу белән мәшгуль. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Укучылар педагоглары, мәктәп хезмәткәрләре белән бу игелекле эшкә тотынды. Эш башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр якынча 2300 окоп шәме ясаганнар. Аларны җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук якташларына озаталар. Окоп шәмнәре салынган тартмаларга укучылар җылы эчтәлекле хатлар да язып сала.

«Өчпочмаклы хатларда балалар солдатларга чын күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең күңелләренә әлеге хатлар җылылык өстәр дип ышанабыз. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз һәм аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз», — ди мәктәп директоры Валентин Мартемьянов.

news_right_1
news_right_2
news_bot