Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Самавыр» бәйрәме гореф-гадәтләрне саклауга багышланды
Бу көннәрдә Зәйнең Бигеш мәдәният йортында «Җиз самавыр җырлап тора өстәлемнең түрендә» дип исемләнгән гади генә очрашу кичәсе узды. Чараны мәдәният хезмәткәрләре гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Кичә барышында самоварның тарихы, татар халкының чәй эчү традицияләре, чәйнең төрләре турында әңгәмә оештырылды.
«Кичәгә килгән кунаклар самавырга, чәй эчүгә багышланган шигырьләр сөйләде, хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм самавырдан хуш исле үләннәр — мәтрүшкә, лимон бөтнеге, юкә чәчкәсе кушып ясалган кайнар чәй эчү белән төгәлләнде. Мондый чәй табыны арты очрашулары кешеләрне дуслаштырып кына калмый, аларны берләштереп бергә туплый да», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
«Элек татар өйләрен җырлап утыручы самавырдан башка күз алдына китереп булмаган. Безнең әбиләребез, әниләребез элек-электән шатлыгын да, кайгысын да самовар артында якыннары белән бүлешкән, тирләп-пешеп кайнар чәй эчәргә яраткан», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз