news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды

Зәйдә сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйдә район җитәкчелеге һәм Татарстан адаптив спорт үсеше үзәге ярдәме белән сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Күнегүләрне октябрь аенда башлаганнар. Командага 16 бала йөри, аларның икесе — кызлар. Иң әһәмиятлесе — аларга бу спорт төре белән шөгыльләнү ошый. Алар белән эшләргә тәҗрибәле тренер Андрей Мельников алынган.

-Безнең бурычыбыз — балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм аларга тормышка яраклашуга ярдәм итү. Шөгыльләнә башлаганда аларның күбесе тимераякта басып та тора алмый иде, хәзер бозда иркен хәрәкәт итәләр. 10 декабрьдә команда белән Казанга ярышка барачакбыз, — ди Андрей Иванович.

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында тантаналы төстә әлеге командага йөрүчеләр уены оештырылды. Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Халикова, 9нчы мәктәп директоры Гөлнара Мойкина катнашты.

Команданың күнегүләре атнага ике тапкыр уза. Балалар белән уен төрендә шөгыльләнәләр, шул ук вакытта техник алымнарны да өйрәнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100