Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә шәһәр судының яңа рәисен коллективка тәкъдим иттеләр
Зәйдә шәһәр судының яңа рәисе Рамил Бикмиевны коллективка рәсми тәкъдим иттеләр. Ул моңа кадәр Теләче район судын җитәкләгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Тантаналы тәкъдим итү чарасында ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов, ТР Югары Суд рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Рамил Бикмиев Зәй шәһәр судына рәис итеп алты еллык срокка агымдагы елның 8 декабрендә Россия Президенты имзалаган «Федераль судьяларны билгеләү турындагы» карар нигезендә билгеләнде.
Аны коллективка тәкъдим иткәндә Рамил Рамазанов һөнәри осталык сыйфатларына тукталды, уңышларын бәян итте, алга таба да дөрес хөкем карарлары чыгаруда нәтиҗәле эшләвен теләде. Разиф Кәримов та яңа суд рәисен тәбрикләде, 2014 елдан алып әлеге вазифаны башкарган Рөстәм Хәкимовка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, ТР Судьялары советы Рәхмәт хатын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз