news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә «Шәһәр йөрәге» утыргычы урнаштырыла

Зәйдә «Шәһәр йөрәге» утыргычы урнаштырыла
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәйдә «Шәһәр йөрәге» утыргычы урнаштырыла. Үзенчәлекле утыргычның Зәйнең кайсы урынында урнаштырылачагын нәкъ менә сез сайлап алырга тиеш. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Хөрмәтле зәйлеләр!

Шәһәрдә махсус утыргыч куярга тәкъдим бар. Ул «Шәһәр йөрәге» дип атала. Аны урнаштыру өчен өч вариант бар, аларның берсен сез сайлап алырга тиешсез.

Сезнең игътибарга өч фоторәсем тәкъдим итәбез. Аның берсе Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы, икенчесе — «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан, өченчесе — «Җиңү Бульвары», диелгән хәбәрдә.

«Шәһәр йөрәге» утыргычы үзенчәлекле дизайн белән эшләнгән, төрле яктырткычлар куелган. Ул кояш батареясы белән эшләячәк. Анда һәркем утырып ял итә һәм телефонын электр энергиясе белән тулыландыра ала, биредә розетка да була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100