Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Шагыйрь рухлы бөек галим» дип аталган танып белү сәгате узды
Зәй шәһәренең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 3нче мәктәп укучылары өчен Михаил Ломоносовның тууына 315 ел тулу (1711-1765) уңаеннан «Шагыйрь рухлы бөек галим» дип аталган тарихи-танып белү сәгате узды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Очрашу барышында балалар күренекле галимнең якты һәм бай биографиясе белән танышты: Ломоносовның Архангельск губернасыннан Мәскәүгә катлаулы юлы, белемгә омтылышы һәм эшкә сәләте турында белде. Галимнең күпкырлы эшчәнлегенә – физика, химия, астрономиягә, шулай ук әдәбиятка керткән өлешенә аерым игътибар бирелде. Укучылар Ломоносовның Россия мәгарифе үсешенә нинди өлеш керткәнен һәм аның исеме белән нинди уку йортлары аталуын белде. Шул исәптән Мәскәү университетын булдыруда галимнең роле бәян ителде.
Китапханәче балалар белән Ломоносов тормышыннан кызыклы һәм аз билгеле фактлар (белем алу өчен Мәскәүгә җәяү баруы, аның заманнан алда килгән кыю фәнни гипотезалары, тикшеренүченең эзләнүчәнлеге һәм шигъри сәләте) белән уртаклашты.
Чара укучылар өчен Ломоносов фигурасына яңача карау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Алар дәреслектәге исемгә генә түгел, ә ихтыяр көче, кызыксынучанлык һәм хезмәтнең дөньяны үзгәртергә сәләтле булуын Ломоносов үрнәгендә күрде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз