news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә Сабантуй бәйрәмендә контракт хезмәтенә сайлап алу пункты ачылды

Бүген Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта узган Сабан туенда контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды. Теләге булган һәркем РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү турында белә алды.

«Казан мобиль сайлап алу пункты хәрби хезмәткә (шул исәптән РФ Саклану министрлыгының Африка корпусына) барырга теләүчеләрне җыя. Теләге булган һәркем килә һәм хәрби хезмәт турында белә ала. Безнең инструкторлар теләүчеләргә Калашников автоматын җыярга һәм сүтәргә ярдәм итәчәк. Норматив тапшырырга була», - дип сөйләде «Татар-информ»га контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Сайлап алу пункты территориясендә шулай ук «Рубеж-1» электрон тиры урнашкан. Һәркем коралдан ату осталыгын тикшерә ала.

Иртәгә контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты Әлмәттә Сабан туенда эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot