Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә «Сабан туе гүзәле-2026» бәйгесенең сайлап алу туры башлана
Фото: «Зәй-информ»
Талантлы, сөйкемле, татар телен яхшы белүче Зәй кызларын «Сабан туе гүзәле-2026» бәйгесендә көтеп калалар. Анда 18-25 яшьлек кызлар катнаша ала, дип хәбәр итә «Зәй-информ» сайты.
Төп бүләк – 60 000 сум һәм «Сабантуй гүзәле-2026» титулы!
Шулай ук икенче урынга лаек булучыны – 40 000, өченче урын иясен 30 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
Башка катнашучылар махсус номинацияләрдә бүләкләнәчәк, аларга 7 000 сумлык сертификатлар тапшырылачак.
«Сабан туе гүзәле-2026» бәйгесендә катнашу өчен агымдагы елның 15 апреленә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча гариза бирергә һәм фотосурәт җибәрергә кирәк: dkenergetik2011@mail.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз