Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә бөтенроссия көрәш ярышлары узды
17-19 октябрьдә Зәй шәһәренең «Давыдов-Арена» боз сараенда Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.
Турнирга Россиянең дүрт төбәгеннән һәм республиканың 25 районыннан 280 дән артык спортчы җыелды. Ярышлар ике яшь категориясендә: ир-атлар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелде. Һәр категориядә 9 комплект медаль уйнатылды.
Турнирның тантаналы ачылышында Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе президенты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы спорт әзерлеге үзәге директоры урынбасары Константин Горбунов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Абсолют авырлык категориясендә баш батыр булып Ринат Фәрдиевның райондашы, авыр үлчәүдә иң көчле көрәшчеләренең берсе, күп тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды.
- Ринат Фәрдиев – Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1998-2008 елларда Зәй муниципаль районы администрациясе башлыгы. Россия Федерациясенең (2007) һәм Татарстанның (2001) атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Зәй районының мактаулы гражданы. 2005 елның 31 октябреннән – Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре хакимияте башлыгы. 2008 елның 7 ноябрендә фаҗигале рәвештә вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз